14 октябрь көнне, Мингәр авыл китапханәсе, «День лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясендә катнашты. Башлангыч мәктәп укучылары «Лермонтовские строки» дип исемләнгән кычкырып укуда катнаштылар. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар , күргәзмәдә урын алган «Парус», «Утес», «Тучи» һәм «Бородино» шигырьләрен укыдылар.