Сатыш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Лермонтов иҗаты" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-яшь буынны бөек шагыйрьнең әдәби һәм сәнгать мирасына җәлеп итү. Лермонтовның иҗаты турында кыскача гына сөйләү мөмкин түгел , ул унтугызынчы гасыр башындагы күренекле шагыйрьләрнең берсе . Лермонтов 27 ел гына яшәсә дә, шундый кыска вакыт эчендә күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр яза алган. Моннан тыш, Михаил Юрьевич рәсем дә ясый белгән һәм хәтта күпмедер вакыт драматургия белән дә шөгыльләнгән. Акция барышында китапханәдә Лермонтов шигырьләренең онытылмас юллары яңгырады. Балалар чарада актив катнаштылар һәм бер-берсен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнде.