10 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арча муниципаль районы “Укучылары сарае” каршында эшләп килүче “Сөембикә гөлләре” хореография коллективы өчен “Татар этник группаларының традицион бию сәнгате” темасына мастер-класс үткәрде. Мастер-классның I нче өлешендә катнашучылар татар этник группалар, аларның барлыкка килү тарихы, дине, мәдәнияте, йолалары белән таныштылар. II нче практик өлештә Мөбәрәкҗанова А.З. Казан, Әстерхан, Ырынбург, Свердлау, Мишәр ,Крәшен, Крым, Самара татар биюләре хәрәкәтләрен курсәтте һәм укучыларга өйрәтте. Балалар зур кызыксыну һәм тырышлык белән шөгыльләнделәр. “Сөембикә гөлләре” хореография коллективы җитәкчесе Гилазиева И.М. үткәрелгән чара өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә этник татар биюләрен өйрәнүне дәвам итәчәкләренә ышандырды.