Олы Нырты авыл җирлегендә - Өлкәннәр көне

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

      1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Бу якты һәм матур бәйрәмдә без барлык игътибарыбызны һәм күңел җылылыгыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга бирәбез.

 Бу уңайдан,Олы Нырты авыл җирлеге клубларында  бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелде.Иң элек авыл җирлеге башлыгы Р.З. Сәфәргалиев өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.Кичәнең беренче өлешендә мәктәп укучылары өлкәннәргә үзләре оештырган концерт (җитәкчесе Мухлисова Н.) программасын күрсәттеләр. Укучыларның чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте , анда кешеләр бик күңелле аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар. Өлкәннәр бәйрәмнән рәхмәтләр әйтеп, бик канәгәть булып таралыштылар. СХП Нырты житәкчесе И.И. Дәүләтҗанов табын әзерләү өчен матди ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International