Саба районы авыл җирлекләрендә, яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан, “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.