6 октябрь- Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

6 октябрь- Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне. Бу бәйрәм Европада кыргый фаунаны һәм табигый яшәү чараларын саклау турында Конвенция кысаларында 1979 елда билгеләнгән. Яшәү урыннарын саклау көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

Кеше инде күптән табигатьне үзгәртеп,аңа көчле генә йогынты ясый. Елдан-ел дөньяның бик күп мәйданнары авыл хуҗалыгы җирләренә, көтүлекләргә күчә, шәһәрләр үсү, файдалы казылмалар чыгару, заводлар һәм башка халык хуҗалыгы объектлары төзү нәтиҗәсендә үзгәрешләр кичерә.Бу көн кысаларында бөтен дөнья буйлап төрле табигать саклау һәм экологик оешмалар көче белән экологик юнәлешле төрле чаралар үткәрелә. Алар бөтен дөнья җәмәгатьчелеген планетабызның табигый байлыкларын саклау  кирәклеге турында уйланырга, шулай ук уникаль яшәү урыннарын саклап калу өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга өндиләр.

Шул максат белән Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укучылары Сабаның яр буе паркына экскурсиягә бардылар. Сәнгать мәктәбе укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. укчылары белән әйләнә-тирә мохит турында җанлы әңгәмә корды. Чыннан да,барлык хайваннар,үсемлекләр , кеше үзе дә уңайлы яшәсен  өчен әйләнә-тирә дөньяны сакларга кирәк. Әңгәмәнең ахырында балалар яшәү урыннарын саклау  өчен үзләренең көченнән килгән барысын да эшлиячәкләренә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International