2019 елның 3-5 октябрендә, «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында, 2019 елда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы уза.
Ярышларга түбәндәге районнарның командалары килде:
1. Алексеевск районы
2. Аксубай районы
3. Апас районы
4. Арча районы
5. Балтач районы
6. Кама Тамагы районы
7. Кукмара районы
8. Лаеш районы
9. Мамадыш районы
10. Менделеевск районы
11. Минзәлә районы
12. Балык Бистәсе районы
13. Сарман районы
14. Спас районы
15. Саба районы
16. Тәтеш районы
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасын ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, Татарстан Республикасы «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Гумбадович Мәхмүдов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов, ярышларның баш хөкемдары Алексей Игорь улы Овощников; ярышларның хөкемдары Халит Харис улы Хөсәенов.