"Игелек һәм хөрмәт көне" бәйрәм концерты һәм чәй табыны

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне ,Олы Нырты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, Өлкәннәр көне уңаеннан, "Игелек һәм хөрмәт көне" дип  исемләнгән  күңелле чара үткәрде.Чараны котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Р.З башлап җибәрде. Өлкәннәребез мәктәп укучыларының чыгышларын  яратып кабул иттеләр.Өлкәннәр  чәй табыны артында  матур концерт карап  ял итеп утырдылар,аннары үзләре дә җырлап - биеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International