"Сез булганга көзләр ямьле” әдәби-музыкаль кичә

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Илебез буенча октябрь аенда  Өлкәннәр декадасы уздырыла, барлык оешмаларда да өлкәннәрне котлау бара. Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрь көнне, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, өлкәннәр өчен, "Сез булганга көзләр ямьле” исеме астында әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. 

  Өлкәннәрне яшьлек елларына  кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, өлкәннәр  үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм кичәсеннән   өлкәннәребез  күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International