«Минем елларым-минем байлыгым» бәйрәм кичәсе

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде, чөнки зирәк һәм өлкән укучыларыбыз өчен бу бәйрәм генә түгел, ә  ял итү һәм  бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә. Шул уңайдан ,1 октябрь көнне ,Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында, «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен, өлкәннәр көненә багышланган, «Минем елларым-минем байлыгым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Китапханәче Садыйкова Г. Х. хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, «Смекалка», «Разминка», «Поделись секретом»  дигән конкурслар үткәрде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International