Хөрмәтле фатир хуҗалары!

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Әгәр сез фатир яки торак йортны арендага тапшырасыз икән, мондый эшчәнлектән алына торган керемгә РФ Салым кодексы нигезендә салым салынырга тиеш.

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә сезнең өчен кайбер өстенлекләр белән яңа махсус «һөнәри керемгә салым» салым режимын куллану мөмкинлеге барлыкка килде: 

түбәнәйтелгән салым ставкасы - сез торак бинаны физик затка арендага биргәндә 4%, юридик затка тапшырганда 6% -салым түләргә хокуклы;
салым исәбенә куелу салым органына кермичә («Минем салым» мобиль кушымтасы аша яисә Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша) башкарыла;
салым исәпләүне салым органы,  мобиль кушымтада теркәлгән,сезнең алынган керем турындагы мәгълүматларыгыз нигезендә башкара;
сезнең тарафтан салым декларацияләре рәвешендә хисап бирелми;
банкка кредит сорап мөрәҗәгать иткәндә өстәмә керемне раслау мөмкинлеге бар.


Яңа салымның барлык нечкәлекләре турында www.npd.nalog.ru   махсус сайтында яки Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәге 8-800-222-22 телефоны буенча белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International