26 нчы сентябрь көнне Казанче Бигәнәй китапханәчесе Мамалай авылы”Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булды.Ул балаларга яңа китаплар һәм аларны барлыкка китерүчеләр-язучылар,рәссамнар һәм китап нәшрияты турында сөйләде.Балалар әкиятләрне бик теләп тыңладылар,”Кабартма”,”Шалкан” әкиятләреннән күренешләрдә катнашып,әкияти сорауларга җавап бирделәр.Чара ахырында ”Китап нәшриятына 100 ел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышып үттеләр.