25 сентябрь көнне, Явлашау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау төп мәктәбендә, "Татарстанның мәдәни дөньясы" дип исемләнгән мәдәни дәрес уздырдылар. Чара барышында балалар республикабызның мәдәни урыннары турында мәгълүмат алдылар, әкият- тамаша карадылар, ТАССРның 100 еллыгына багышланган башваткыч чиштеләр. Соңыннан Мәдәни көндәлекләр өләшенде.