Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты һәм интернатта торучылар (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) махсус контроль астында тора. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка,интернатта, даими рәвештә, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү өчен тактик өйрәнүләр үтә. Шундый өйрәнүләрнең берсе 18 апрель көнне үтте. Ахырда нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр ясадылар. Тулысынча алганда, өйрәнүләргә уңай бәя бирелде.