Көз - күп кешенең яраткан ел фасылларының берсе. Шагыйрьләр көзнең матурлыгына үз шигырьләрен, рәссамнар – рәсемнәрен багышлыйлар. Көзне зурлыйлар, көзне көтәләр. 24 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Көздә кунакта»дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Ул мәдәният йортында түгел, ә табигать кочагында – көзге агачлар һәм куаклар арасында үтте. Китапханәче Әүхәдиева Г.Т. балаларны халык календаре, көз турындагы халык сынамышлары белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар. Барыбызга да бик күңелле булды, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бу чарадан балалар канәгать калдылар.