24 сентябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә, «Дуслык» клубының «Көзге бүләкләр» дигән темага җәйге каникуллардан соң беренче утырышы узды. Китапханәче Садыйкова Г.Х. "Көзге бүләкләр" күргәзмә-экспозициясе оештырды һәм бакчачы китапларына күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә хатын-кызларыбызның бакчасыннан җыелган яшелчә һәм чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар клуб әгъзасы белән берлектә клубның эш планы турында фикер алыштылар,аның тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен тыңладылар, ә соңыннан алар үзләренең кышка әзерләнү рецептлары белән уртаклаштылар. Алар безнең белән кабат күрешүгә бик шат иделәр.