20 сентябрь көнне,"Акчәчәк" балалар бакчасында, Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, «Сөмбеләне кем белә?» дип исемләнгән көзге бәйрәм үткәрделәр. Сөмбелә – уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтәләр. Элек-электэн, уңышны җыеп алган чорларда, көзге чәчү эшләре төгәлләнгәч, кешеләр бу бәйрәмне оештырганнар. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз булган. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, табышмаклар яңгырады. Ә биюсез нинди күңеллелек булсын ди? Балалар дәртле татар көйләренә рәхәтләнеп биеделәр, шулай ук алар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшенде. «Сөмбелә» бәйрәме балаларга бик ошады.