"Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернаты"нда Ядегәр мәктәбеннән килгән кунаклар

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның 13 нче сентябрендә, Югары Утар балалар йортына, директор - Галимов Ильфат Рафинадович җитәкчелегендә, Кукмара муниципаль районы Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, шулай ук Янел авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре килде.

Кунаклар бик матур концерт күрсәттеләр, анда укучыларның җыр-биюләре тәкъдим ителде . Шулай ук балаларга яхшы магнитофон бүләк иттеләр.

Концерт та,килгән кунаклар да  интернатта тәрбияләнүчеләргә һәм хезмәткәрләргә бик ошады. Без аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International