Кәгазь пластикасы - ул кәгазь битен җанландыру сәнгате , аннан санаулы минутлар эчендә чәчәкләр , кошлар , хайваннар үрнәкләре ясап була . Кәгазь - ул бик уңайлы материал .
Бүген "Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында", хезмәт буенча инструктор Әгләмова Л.И. җитәкчелегендә «Кәгазь пластикасы» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема : "Җиләк-җимеш рәсемен ныгытма кәгазь белән төрү". Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул маторикасын яхшырту, кәефне күтәрү.