1 сентябрь – Иштуган авыл җирлегендә Белем көне

2019 елның 6 сентябре, җомга

1 сентябрь – Белем көне! Китаплар, ак бантиклар, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар бәйрәме! Яңа уку елы башлангычын белдереп безнең Иштуган урта белем биру мәктәбенең ишекләре яңадан ачылды.  Бу - беренче кыңгырау, дулкынлану һәм, әлбәттә, тынычлык дәресләре. Бу бәйрәм, мәктәпкә беренче тапкыр килүчеләр өчен иң көтеп алынган бәйрәм.

Иртәдән үк мәктәп ишегалдында музыка яңгырады, бәйрәмгә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр килде, ә Беренче сыйныф укучыларын аларның беренче укытучылары каршы алды. Һәм менә бәйрәм тантанасының башлануы турында хәбәр иттеләр. Бу көнне беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре генә түгел, барлык балалар да, шулай ук мәктәпнең педагогик коллективы да котлаулар кабул иттеләр.

Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар да катнашты, алар мәктәп адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.  Алар барлык катнашучыларны яңа уку елы белән котладылар, нык сәламәтлек, сабырлык, көч-куәт, яңа белемнәр үзләштерүдә тырышлык, бер-берсенә карата игелекле һәм хөрмәтле булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International