Биатлон буенча Идел буе федераль округы беренчелеге

2019 елның 6 сентябре, җомга

Биатлон буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә Саба районы спортчысы Камилә Сөләйманова алтын медаль яулады. Быел җәй ул «Казан олимпия резервы училищесына» укырга керде, анда биатлончылар белән Радик Миңнеголов һәм Алия Ногманова шөгыльләнә. Яздан Саба районында биатлон бүлеге эшли башлады, анда үзенең беренче адымнарын тренер Дамир Шакирҗанов ясый. 
Саба районы биатлончыларына зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International