26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шушы истәлекле даталар алдыннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай - шигърият чишмәсе» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында интернатта яшәүчеләр бөек татар шагыйре, мәгърифәтче һәм публицистның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аның балалар шигырьләренә, әкиятләренә һәм поэмаларына аерым игътибар бирелде, алар татар халкының һәм бөтен күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасының аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәм ахырда стена газетасы чыгарылды.