«Терроризмның чын йөзе»

2019 елның 6 сентябре, җомга

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән.Бу вакыйгалардан соң белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән. Шушы вакыйгага багышлап,Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  китапханәчесе белән берлектә әзерләнгән «Терроризмның чын йөзе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә  үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды.Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International