1 сентябрь көнне, Югары Симет гомуми урта белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмне мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Нәкип улы ачты. Ул укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, укытучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга киләсе уку елында уңышлар теләде.