Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

4 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре «игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча консультация үткәрәчәкләр.

Шулай итеп, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречный бүлеге начальнигы урынбасары Марина Газимова һәм Кадастр палатасының ТР буенча юридик бүлеге начальнигы урынбасары Ләйсән Мельникова күчемсез милекне рәсмиләштергәндә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр, сату-алу, бүләк итү килешүләрен төзергә ярдәм итәчәкләр.  

Чара Казан ш., Калинин ур., 3 йорт адресы буенча («яхшы куллар»склады) узачак.

Түләүсез юридик консультация алу өчен телефон аша кабул итүгә язылырга кирәк

 236-65-61. 

Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International