"Шытсу" кубогына мини-футбол ярышы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

17 август көнне Югары Шытсу авылында "Шытсу" кубогына мини-футбол турниры булып үтте. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И.Р. катнашты. Ярышта барлыгы 7 команда катнашты. Кече яшьтәге балалар арасында 1урынны "Саба" командасы алды, 2 урын - Елыш командасы һәм 3 урында - Югары Шытсу командасы. Олылар арасында кубокны Түбән Шытсу командасы яулады, икенче урннны Югары Шытсу1 командасы һәм өченче урынны Югары Шытсу2 командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International