14 август көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 1-3 сыйныф укучылары өчен «Театр,без кайда уйныйбыз" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Китапханә мөдире Сибагатова Ф.и. Театрның барлыкка килү тарихы, Борынгы сәнгатьнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар театр терминнарын үзләштерделәр, Театр һөнәрләре белән таныштылар.Аннан соң слайд-презентация күрсәттеләр.
"Театр подмосткаларында» китап күргәзмәсе янында китапханә мөдире әдәбиятка күзәтү үткәрде.