Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак» балалар бакчасында" Әкиятләр көне " узды.

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Иртәдән үк балаларны әкият геройлары каршы алды,  көн дәвамында алар белән балалар уйнадылар, рәсем ясадылар, әвәләделәр һәм шул әсәрләрне искә төшерделәр. Һәр төркем оештырган театральләштерелгән тамаша бу көннең кульминациясе булды. Атна дәвамында балалар яңа әкиятләр белән таныштылар, аннары аларга иллюстрацияләр ясадылар һәм үзләренә ошаган әкиятне сәхнәләштерергә тырыштылар. Бу атна бик тиз һәм эмоциональ узды, балаларның уңай тәэсирләре күп калды.

Педагогларга киләчәктә педагогик һәм иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International