Физкультурачылар көнендә Татарстан Республикасы Президенты эре халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашу уздырды.
10 августта Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында Казан Кремленең Губернатор сараеның Ак залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Халыкара спорт ярышларында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган Татарстан спортчылары белән очрашты.
2019 ел дәвамында Татарстан Республикасы вәкилләре берничә тапкыр эре халыкара стартларның мактау пьедесталына күтәрелде, алар Неапольдәге XXX җәйге Универсиадада, шулай ук төрле спорт төрләре буенча шәхси һәм команда чемпионатларында һәм Европа беренчелекләрендә медальләр яулады.
Очрашу ахырында физкультурачылар көне уңаеннан спортчыларны, тренерларны һәм спорт хезмәткәрләрен бүләкләү булды, анда шулай ук Саба муниципаль районы тренерлары һәм спортчылары да бар иде.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Сабантуй" спорт мәктәбе " муниципаль бюджет учреждениесенең стендка ату буенча тренеры Юрий Алексеев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
«Олимп «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең өстәл теннисы буенча тренеры Фархад Исмаиловка " Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде
Стендка ату буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе Зилә Батыршина һәм Неаполь (Италия) шәһәрендәге 2019 елгы XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада призерлары Саъди Исмаилов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!