Җәйге сәламәтләндерү чорына эш планы нигезендә һәм балаларның иминлеген арттыру максатыннан Саба 5 нче номерлы " Бәләкәч» балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде. Аны үткәрүнең төп максатлары булып юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларны транспорт мохитенә яраклаштыру торды. Йомгаклау чарасы итеп яктылыкны чагылдыручы элементларны кулланып мода парады үткәрелде.