2 август көнне Явлаштау мәдәният йортында Явлаштау авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Хәмит улы Нуриевның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 2 февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.