«Балаларны табигатьне яратырга өйрәтәбез»

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Балалар тирә-якны бик кызыксынып күзәтәләр,  ләкин  бөтен нәрсәне дә күреп бетерә алмыйлар.Әгәр яннарында олы кеше булып, алар белән бергә күзәтсә, күрергә өйрәтсә, балалар тагын да күберәк белергә телиләр: зур агачлар һәм бәләкәй бөҗәкләр, кош сайрауларын тыңлап, үрмәкүчләрне, кыр чәчәкләрен, күбәләкләрне, аяк астындагы үләннәрне карап, үзләренә ачыш ясыйлар. Табигать кочагында балаларның бөтен тереклек ияләренә карата игътибарлылыклары киңәйтелә, сакчыл караш тәрбияләнә. Боларга ирешү өчен балаларны табигать серләренә төшендерергә, хайваннар һәм үсемлекләр тормышындагы кызыклы күренешләр белән таныштырырга кирәк. Табигать акыл һәм логик фикерләүне, сөйләмне үстерүгә ярдәм итә.

Балалар, кешеләрнең табигатъне үзгәртүен, бары тик аны саклау һәм яхшырту өчен икәнен аңларга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International