Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Дару үләннәре илендә» исеме астында сәламәтлек сәгате.

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Дару үләннәре илендә» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче Садыйкова Г.Х. туган якның шифалы үләннәрен куллану тарихы, җыю, киптерү, дару үләннәрен саклау тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. бетнек, мәтрүшкә, ромашка, әрем турында мәгълүмат бирде, аларның кайда үсүләре, нинди гореф-гадәтләр һәм риваятьләр белән бәйле булуы турында сөйләде. Чара ахырында ял итүчеләр «Үләннәр дөньясында» дип исемләнгән кроссворд чиштеләр һәм үләннәр турында сораулар бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International