Сабантуй Мусульман

2019 елның 21 июле, якшәмбе

21 нче июль көнне Лесхоз бистәсендә “Мөселман Сабантуе”н Коръән укып, дога кылып башладылар. Чараны оештыруда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар йөгерә-йөгерә, дога, Коръәннән сурәләр уку, мөнәҗәтләр әйтү ярышларында актив катнаштылар. Бик сәнгатьле итеп ихластан мәкам белән укыдылар. Мөнәҗәтләрне моңлы тавыш белән суздылар. Өйлә намазы җитү белән бөтен уеннар туктатылды. Алып баручының: “Барлык уеннарны туктатабыз, Аллаһ каршында бурычларны үтәр вакыт җитте. Җәмәгать, әйдәгез, әзерләник!” - дигән тавыш яңгырады. Бәйрәмгә кызлар ак яулыклардан, малайлар түбәтәйләрдән килгәннәр. Күз дә алырлык түгел.
Бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар, кыйммәтле бүләкләр, татлы ризыклар белән викториналар һәм конкурслар оештырылды; кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, күз бәйләп бүләкләр кисү, капчык белән сугышу, милли көрәш һәм башка уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International