“Сәләт-Саба” сәлкешләре Изге Биләр җирендә

2019 елның 5 июле, җомга

4–9 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы узачак. Монда һәр алан үз эшчәнлекләрен үзенчәлеклерәк итеп тәкъдим итәчәк. Шулай ук аларны фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашулар да көтә. Сәләтле балалар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан чыныгуын төрле чараларда – брейн-ринг, интеллектуаль марафон, шахмат, волейбол, футболда сынап караячак. Әлеге форум вакытында "Сәләт" аланнары арасында Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестивале дә булыр дип көтелә. “Сәләт”нең җырларын, аланнарның үз гимннарын кабат – кабат башкарырлар һәм Биләрдәге күңелле вакыйгалар җәйге ялның тагын бер матур мизгеле булып сәлкешләр күңелендә уелып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International