"Шатлык" лагерендә "Без тормышны сайлыйбыз!" акциясе үтте

2019 елның 28 июне, җомга

26 июнь - Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне,  дип игълан ителгән. Шул уңайдан, Байлар Сабасы гимназиясе каршында эшләп килүче “Шатлык” сәламәтләндерү лагерендә “Без тормышны сайлыйбыз” акциясе үтте. Саба үзәгендә 250дән артык бала башкаруында флешмоб үтте. Соңыннан кызлар “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дигән исеме астында конкурста катнаштылар: алар төрле төстәге акбурлар белән асфальтта рәсем ясадылар, ә егетләр өчен “Спорт – ул томыш” исеме астында футбол ярышы үтте. Шулай ук кызлар-егетләр, һәркемне актив тормыш алып баруга дәшеп, Саба хылкына буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International