26 нчы июнь көнне мәктәп тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте.
144 егет-кызның 33енә укуны “гел бишле”гә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде, шулай ук Россия Федерациясе медале тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына белем турында беренче документларын – аттестатны сыйныфташлары, әти-әниләре каршында гына түгел, район халкы алдында тапшырдылар. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Тиздән, бик тиздән сезнең зарыгып көткән көннәр, күңелне дулкынландыра торган вакытлар килеп җитәр... Әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның өметләрен аклагыз. Сез белем аласы уку йортларында сезнең турыда, иң шәп студентлар – Саба ягыннан килгәннәре, диярлек булсын! Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнар аяз, киләчәгегез якты һәм һәркемгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез сайлаган һөнәрнең Остазы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!