Финанс-бюджет палатасынын профсоюз тормышы

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

   2019 елның мартында  балалар һәм укучыларда хисапчы һөнәре турында күзаллау булдыру максатыннан Финанс-бюджет палатасында " Минем әти-әнинең һөнәре” темасына иң яхшы иҗади эшкә балалар конкурсы узды. Оешмада 70тән артык бала бар, шуңа күрә конкурс яшь буенча 4 категориядә һәм өч номинациядә оештырылды: иң яхшы рәсем, иң яхшы хикәя һәм иң яхшы презентация. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

   Балаларда патриотизмлык хисен тәрбияләү, туган якның бай тарихына игътибарны җәлеп итү, балаларда гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре буенча уңай образларны формалаштыру максатыннан, Татарстан Республика профсоюз оешмасы «Мин Ватаным белән горурланам!» дигән Республика балалар рәсеме конкурсы үткәрде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары конкурста актив катнаштылар Азалия Әдгамова, Назлыгөл Нуруллина, Аделина һәм Далия Юнысовалар, Мәдинә Исмәгыйлева, Эмиль Хөсәенов кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Без алар белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

   2019 елның 25-26 маенда «Идел " яшьләр үзәгендә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары арасында туристик слет узды.

   Саба районы данын Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова Алсу Имаметдин кызы, Солтанова Илүзә Азат кызы-Эзмә авыл җирлеге баш бухгалтеры, Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтерия хисапчыслары Смирнова Карина Таһир кызы һәм Тимербаев Рамил Рафис улы яклады.

   Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы командасы җирлектәге спорт ориентлашуы буенча 1 нче урынны, контроль-туристик маршрутны узу буенча үткәрелгән ярышларда 5 нче урынны, " КВИЗ, ПЛЕЙ!» интеллектуаль-куңел ачу уенында 1 нче урынны яулады. Талантлы хезмәткәрләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International