Лесхоз интернат-йортында 95 яшьлек юбиляр

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

             Саба муниципаль районында ветераннарның һәм пенсионерларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау күркәм традициягә әверелде. 23 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортынада яшәүче Акманова Марфа Никитичнага 95 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Котдусов Ильнур Ильдус улы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау идәрәсе начальнигы Хуҗин Марсель Мәгъфур улы котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International