24 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларсыз яшәү” дип аталган тематик чара уздырдылар. Тормышта очраган төрле куркыныч хәлләрдән чыгу юллары, начар юлга басмау кебек мөһим әйберләр турында сөйләшкәннән соң “Кирәкле саннар”; “Наркотикларның зыяны турында ни беләсез”; “Тәвәккәл бул!” “Сайлап алу мөмкинлеге” дип аталган конкурсларда көч сынаштык.