VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон)

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

1 нче апрельдан-21 нче апрельга кадәр Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон)  оештырылды. Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.  Саба районыннан барлыгы 110 китап укучы катнашты.

Кичә 15 нче май көнне Саба район китапханәчеләре Казанның УНИКС залында оештырылган йомгаклау кичәсендә булып,уңй тәэсирләр белән кайттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International