Безнең укучылар спорт туризмы буенча республика ярышларында

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

25-28 апрель көннәрендә Балалар иҗат үзәге базасында эшләп килүче “Туризм” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр Биектау районында узган спорт туризмы буенча республика ярышларында катнашып кайттылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси-команда зачетында катнашучылар түбәндәге урыннарга лаек булдылар:

1 урын – Гатауллина Диләрә,

2 урын – Солтангараев Альмир,

2 һәм 3 урыннар – Шәйхуллина Эльвина,

1 һәм 2 урыннар - Хәбирҗанов Рузил.

Гомумкоманда зачетында безнең команда спорт туризмы буенча авыл командалары арасында 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләре Шайхлисламов Булат Фәнит улын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International