26 апрель көнне мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан танылган шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган кичә оештырылды. Кичә кунаклары игътибарына шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Озак яшәмәсә дә, Габдулла Тукай үз халкына бай мирас калдырган. Аның шигырьләрен, әкиятләрен өлкәннәр дә, балалар да ярата.
Безнең кичәдә балалар һәм өлкәннәр яраткан шигырьләрен сөйләделәр, гармуннар белән бергәләп җырлар җырлаганнар. Чара “И туган тел, и матур тел " җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Кичәдә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.