“Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында!” шигърият кичәсе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

26 нчы апрель көнне Шекше мәдәният йортында мәктәп коллективы һәм авыл китапханәсенең “Китап сөючеләр” клубы белән берлектә бөек шагыйребезгә багышланган “Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында!” дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде. Бәйрәм чарасы Тукай шигырьләренә нигезләнгән театральләштерелгән күренеш белән башланып, балалар башкаруында җырлар һәм “ачык микрофон” каршында татарча шигырьләр сөйләү белән дәвам итте. Катнашучыларның барасына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International