ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре 17 май көнне кадастр исәбе үзенчәлекләрен өйрәнү белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен чираттагы лекция үткәрәчәк. Аерым алганда, алар Линияле объектлар урнашкан җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә алу өчен межалау планын әзерләгәндә нинди нечкәлекләр барлыгын, урман кишәрлекләрен, шулай ук аеруча саклана торган табигать территориясе чикләрендә урнашкан участокларны билгеләү һәм үзгәртү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр; күпфатирлы торак йорт милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәләрен әзерләүнең яңа кагыйдәләре турында һәм суд карары нигезендә техник план әзерләү мөмкинлекләрен ачалар.
Лекция сәгать 10.00 да Кулагин урамы, 1 адресы буенча конференц-залда башланачак.
Лекциядә катнашу өчен 13 майга кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: kadastr.tatarstan.ru " хезмәтләр күрсәтү «бүлегендә. Кызыксындырган сораулар да алдан ук кабул ителә.