"Чернобыль фаҗигасе шаһиты Әдһәм Ахунҗанов белән очрашу"

2019 елның 26 апреле, җомга

Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы  шартлауга быел 33 ел тула. Шартлау нәтиҗәсендә тирә-якка якынча 190 тонна радиоактив матдәләр тарала.  Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда 90 тапкыр күбрәк нурланыш алалар. Һәр елны Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары әлеге фаҗигада катнашкан өлкәннәребез белән очраша, хәл-әхвәлләрен белә. 26 апрель көнне Олы Шыңар авыл җирлеге һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Олы Шыңар авывлында яшәүче, әлеге афәтне кичерүче Әдһәм абый Ахунҗановта кунакта булып кайттык.  Һәр елны ул безне якты йөз белән каршы ала. Аның белән әңгәмә кордык, укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар һәм җыр-биюләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International