Явлаштау авыл җирлегендә укучыларның иҗади отчет концерты булды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

        Явлаштау авыл җирлегендә     21 апрель конне укучыларның иҗади отчет концерты булды.

Бәйрәм чарасы  җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең чыгышы белән башланып китте. Алар җирле үзидарә органнарының тарихы, башкарылган эшләр, алда торган  планнар белән таныштырдылар. Бәйрәм чарасын Явлаштау урта мәктәбе укучыларының  концерт программасы дәвам иттте. Концертны әзерләүче, хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан һәм мәктәпнең иҗади группасы. Чыгышларның күп өлеше халык һәм заман биюләреннән торды. Тамашачылар, әти-әниләр балаларның чыгышын яратып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International