Үткән ялларда Югары ослан районының “Свияга” ату комплексында Татарстан Республикасы Кубогының 3 этабы булып узды. Ярышларда 100дән артык атучы трап һәм скит күнегүләрендә көч сынашты.
“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Садыков Салават яшьүсмер егетләр арасында скит күнегүендә 125 тәлинкәнең 107сен ватып 3 урынга лаек булды.