Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Яралар еллар үтү белән төзәлә дисәк тә, ул елларны искә алып, бүгенге олы буын вәкилләре әле һаман да уфтанып куя, хәзерге җитеш тормышның кадерен белергә өнди. Бу көннәрдә сугышта батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган сугышчыларның тол калган тормыш иптәшләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Мөбәрәк улы Хәсәнов тарафыннан азык-төлек пакетлары тапшырылды.