2019нчы елда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

18нче апрель көнне Саба районында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын, сәламәтлеген ныгытуны һәм мәшгульлеген оештыру буенча муниципаль ведомствоара комиссиясе утырышында үтте. Утырышны әлеге комиссия рәисе – муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров И.Ф. алып барды. Балаларның һәм яшүсмерләрнең  ялын, сәламәтләндерүен һәм җәйге чорда мәшгульлеген оештыру дәүләтебезнең иҗтимагый сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Беренче көн тәртибе буенча мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Г.И.Шафикова оештыру эшләре барышы белән таныштырды.

Икенче көн тәртибе буенча белгечләренең чыгышы  тынланды:

- Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Д.Р.Габдрахманов 14 яше тулган балиг булмаган балалар һәм яшүсмерләрне хезмәткә урнаштыру эше буенча, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Шәйдуллина Ф. Х. чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук гадәттән тыш хәлләрне кисәтү органнары белгечләренең чыгышы да тынланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International